Эзләү нәтиҗәләре
- Шулай итеп, Азат өченче машинага утырып кына Атнага барып җитә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- * * * Элекке салам түбәле Атна авылы танымаслык булып үзгәргән, заманча төзекләнгән. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Кызыл Октябрь урамы бөтенләй яңарган икән хәзер. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Заманында төбәкнең мәшһүр мәдрәсәләрен һәм архангельскига сөрелгән мулла-мунтагай йортларын җимереп салган райком һәм райбашкарма биналары юк икән инде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Районнарны эреләндергән вакытта аларны, кабат сүтеп, яңа район үзәгенә алып киткәннәр, без яшәгән йорт урынында шифер түбәле авыл советы һәм колхоз идарәсе биналары тора. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Каршыдагы саман кирпечтән төзеп акшарлаган «Коммунар» гәзите редакциясе һәм типография бинасын тора-бара амбар иткәннәр. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Андагы кулдан әйләндереп сыңар битле гәзит баса торган кадими американ станогы әллә кайчан домна мичендә эретелгәндер инде … Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Клуб яңа икән, ул силикат кирпечтән, ике катлы, архитектурасы матур гына. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- «Дом культуры» дип атала. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Аның каршысында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл тора: мәрмәр тактага алтынлап йөздән артык исем-фамилия язылган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР